“Дөнья рәссам күзлегеннән”

2019 елның 15 ноябре, җомга

15 ноябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында “Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы” ДАҺБУ студентлары өчен Татарстанның атказанган рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Касыйм улы Зариповка багышланган “Дөнья рәссам күзлегеннән” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Чара барышында китапханәчеләр укучыларны күренекле рәссамның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, рус музеена виртуаль экскурсия ясадылар, анда аның рәсемнәре куелган иде.

Чара ахырында аның рәсемнәреннән торган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, анда Илдар Касыйм улы Зариповның күренекле әсәрләре язылган китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International