Келәш җирлек китапханәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр атналыгы кысаларында “Көчле рухлылар” дигән исем астында оештырган китап киштәсендәге китапларга күзәтү үткәрелде. Төрле жанрда бихисап әсәрләр иҗат иткән Фәнис Яруллин иҗатыннан кайбер үрнәкләр белән танышу булды. Шулай ук укучылар армиядә имгәнеп ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиевның “Бөртекләп җыелган гомер” китабы белән таныштылар.