15 февраль көнне Бакырчы мәдәният йортында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган “Геройлар янәшәдә яши” дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Чара барышында катнашучыларга Әфган сугышы вакыйгалары турында фильм күрсәтелде, якташларыбыз сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында сөйләнде.