22 февраль көннеавыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Ягез әле, егетләр», дип исемләнгән уен программасы әзерләнде. Ватанны саклаучылар көнендә армиядә хезмәт иткән яки сугыш елларында илне саклаган барлык ир-атларны һәм Ватанга хезмәт итәргә китәчәк егетләрне бәйрәм белән котлау матур традициягә әверелде.