27 март көнне Байраш авыл мәдәният йортында Халыкара театр көненә багышланган “Театр яктылыкка, нурга илтә” дигән тематик сәгать үтте.Балаларга бәйрәм тарихын сөйләделәр. Аннан соң Г.Камал пьесасы буенча куелган" Беренче театр" спектаклен яратып карадылар.