Язгы каникул көннәрендә Буа шәһәренең 5нче гимназиясе базасында "Интеллект. Иҗат. Мәдәният» төбәкара фәнни-гамәли укучылар конференциясе булып узды. Аның эшендә Тәтеш кадет-интернат мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Деревенская Устиния үзенең фәнни җитәкчесе Н.Р. Сиякина белән катнашты.
Бу Устиниянең проект-тикшеренү эшчәнлеге буенча югары дәрәҗәдәге чарада беренче тапкыр чыгышы иде. Ул үзенең проектын “Филология” номинацясендә яклады һәм җиңүче дипломына ия булды.
Конференциядә катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез!