Алабирде авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» Федераль проекты кысаларында Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Күләгәләр театры: күләгәне ничек өйрәтергә» дигән мастер-класс узды.
Чарада катнашучыларга спектакль темасын сайларга һәм үзләре күләгәләр театры өчен декорацияләр ясарга тәкъдим ителде. Шулай ук балалар актерлык мастер-классын узгач, спектакль-экспромт күрсәттеләр.