Тәтеш район мәдәният йортында космонавтика көненә багышланган «Йолдызлар белән очрашу» интерактив-күңел ачу программасы узды.
Чарада катнашучылар төрле тукталышларда космик сәяхәт ясадылар, үзләрен чын космонавтлар сыйфатында сынадылар. Балалар космосны үзләштерү турындагы белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар.