Нармонка мәктәбе хәбәр итә

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык һәм "Эко яз-2024" республика конкурсы кысаларында Нармонка мәктәбендә өмә узды, анда 5-9 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, техник хезмәткәрләр катнашты.

Өмә  алдыннан эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.

Барысы да мәктәп территориясен шатланып тәртипкә китерделәр: чүп-чар җыеп, участокны себерделәр. Бергәләп берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде, яңартылды.

Искиткеч һава торышы күтәренке кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә ярдәм итте.

Өмә бик дәртле һәм актив үтте. Барысы да туган табигатебезне кайгырту теләге белән тулы иде, чөнки дөньяны уратып алган табигать — ул безнең йортыбыз. Без анда чисталыкны һәм тәртипне сакларга тиеш.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International