Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан «Сабый» балалар бакчасында «Җиңү Көне» тематик атнасы кысаларында балаларда әхлакый-патриотик сыйфатлар тәрбияләү, һәм үз халкының батырлыгы, ветераннарга һәм сугыш геройларына хөрмәт, һәм рәхмәт хисләре тәрбияләү максатында чаралар уза.
Бүген тәрбияләнүчеләр әңгәмә барышында солдатларның батырлыклары, кешеләргә сугышта җиңәргә ярдәм иткән дүрт аяклы дуслар турында белделәр һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Шулай ук балалар бакчасы музеенда булдылар, анда әлеге тематикага багышланган экспонатларны карадылар.