2024 елның 7 маенда Советлар Союзы герое Ханҗин Павел Семенович исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен законнардагы үзгәрешләр, локаль актлар эшләүгә заманча таләпләр мәсьәләләре буенча күчмә методик семинар узды.
Семинарны ТР ИРО ДПО ГАОУ хезмәткәрләре үткәрде (Сахнова Ирина Александровна, педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы мөдире; Яковлева Людмила Александровна, һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре).