"Башаккай" балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

9 Май-Җиңү көне-безнең һәрберебез өчен изге бәйрәм һәм без, илнең бүгенге гражданнары, Җиңү турында истәлекне киләчәк буыннарга да тапшырырга тиешбез. Безнең балалар бакчасында елдан-ел Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә багышланган чаралар үткәрелә, һәм бу ел да аерым түгел, быел шулай ук Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды.
Малайлар һәм кызлар «Торналар» биюен әзерләгәннәр, ул бик күңелгә үтеп керә торган һәм матур булган. Балалар шулай ук флаглар белән күнегүләр , булачак солдатлар кебек физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Балаларыбызга тынычлыкта һәм татулыкта яшәү никадәр мөһим икәнен, сугышның һәм аның нәтиҗәләренең никадәр куркыныч икәнен аңлатырга тырыштык.Бәйрәм барышында безнең малайлар һәм кызлар ярыштылар һәм уеннар уйнадылар: «Йокыдан торыйк», «Снайпер», «Киртәләр полосасы», барлык авырлыкларны оста һәм кыю җиңделәр. Балалар көч, батырлык, солдатлар турында шигырьләр сөйләделәр, бергәләп сугыш еллары җырын «Катюша», "Соңгы сугыш", "Сугышсыз тынычлык телибез" җырларын башкардылар, шуның белән ветераннарга хөрмәт  күрсәттеләр. Барлык катнашучылар сугышта һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бабаларыбызның батырлыкларын искә алып, барыбызны да якты хәтер көне, Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз!  Җирдә яшәүчеләрнең барысына да: Чиста күк, якты кояш, тынычлык, шатлык һәм бәхет телибез !

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International