«Форпост» үзәгенең педагог-оештыручысы «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ГАПОУ студентлары өчен «Георгий тасмасы» акциясен үткәрде һәм Җиңү көненең мөһимлеген һәм бу символның әһәмиятен искә төшерде.
Быел «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары тарафыннан 1000нән артык тасма таратылачак. «Георгий тасмасы» халыкара акциясе 24 апрельдән 9 майга кадәр уза.