"Безгә бу датаны онытмаска"

2024 елның 10 мае, җомга

9 майда Нармонка авыл җирлеге авылларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган "Безгә бу датаны онытмаска" дигән тантаналы митинглар узды. 9 май-горурлыгыбыз, бөеклегебез, батырлыгыбыз көне. Безнең хәтер көне. Без тынычлык, яз, тормыш бүләк иткән кешеләр алдында мәңгелек бурычлы. 79 ел элек зур, авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгырады, әмма кеше йөрәкләрендәге яралар төзәлми. Һәм Бөек Җиңүнең тантаналы, бәйрәм көннәрендә без кабат-кабат уйларыбыз белән шул авыр елларга, шул героик көннәргә кайтабыз. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә мемориалларга веноклар һәм тере чәчәкләр куела. Котлаулар белән Нармонка авыл җирлеге башлыгы ХәкимовТ. А, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Храменкова М. Д., мәктәп директоры Садыйкова Т.Г.чыгыш ясадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International