Гореф-гадәтләребезнең, йола-традицияләребезнең әйләнеп кайтуы – сөенечле. Әби-бабайларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгән. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур.
12 март көнне Тәтештә “Хуш, Май чабу бәйрәме” дигән күмәк күңел ачулар узды. Барысы да шат күңелле, матур итеп киенеп, бәйрәм мәйданына җыелды. Урамда кайнар коймак пешеп, хуш исле чәй кайнап торды. Төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар оештырылды. Аркан тарту буенча урамлап ярыштылар. Урамда җыр-моң тынып тормады. Халык фольклор ансамбле үзенең дәртле җырлары белән халыкны куандырды.