27 май көнне Алабирде авылы китапханәсендә, Китапханәләр көненә карата, Ачык ишекләр көне игълан ителде. Бу көнне укучылар өчен “Могҗизалар кыры” уены оештырылды. Рус язучысы К.Г.Паустовскийның 125 еллыгы уңаеннан, уенның сораулары язучының иҗаты белән бәйләп төзелгән иде. Соңыннан китапханәче балаларга Паустовскийның “Җылы икмәк” әкиятен укыды.
Бу көнне китапханәгә килүчеләргә “Дөньядагы иң гаҗәеп китапханәләр” дигән презентация тәкъдим ителде һәм алар китапханәчегә үзләренең теләкләрен, котлауларын язып калдырдылар.