Көчле җил һәм яңгыр көтелә

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен һәм бозлы яңгыр да көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә. Көндез җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитеп, давыллап көчәергә мөмкин.

Төнге сәгатьләрдә һаваның минималь температурасы +5..+10, көндез максималь температура +19..+24 градус җылы булачак.

Казанда шулай ук һава торышының бозылу ихтималы бар – яңгыр, яшен һәм бозлы яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +7..+9, көндез +20..+22 градус былы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International