30 нчы май көнне Олы Тормы мәдәният хезмәткәрләре укытучылар белән башлангыч сыйныф укучылары өчен табигатькә экскурсия оештырдылар. Экскурсия яшь буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш максатыннан оештырылды. Экскурсия барышында укучылар барлык уеннарда бик шатланып катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, табигать турында мәкальләр искә төшерделәр. Балалар да, олылар да уңай тәэсирләр алдылар.