Алабирде авылының китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Балачак безнең күпләребез өчен бәхетле һәм мәшәкатьсез чор булып истә калган. Ләкин, кызганычка каршы, бөтен кеше дә бәхетле балачагы белән мактана алмый. Балаларны яклау көне безгә, олыларга, бала күңеленең никадәр саф, чиста, гөнаһсыз икәнен тагын бер кат искә төшерү өчен; балаларның безнең яратуга, игътибарга, яклауга мохтаҗ икәнлекләрен аңлау өчен кертелгән.

1 июнь көнне Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре Шәгиәхмәтова Алсу белән Нигматуллина Чулпан, Балаларны яклау көне уңаеннан, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Күңелле балачак” дип исемләнгән уен программасы оештырдылар: “Күңелле зоопарк”, “Койрыкны тот”, “ Кем тизрәк?” һ.б. уеннар уйнадылар, балаларга тәмле күчтәнәчләр тапшырдылар.

Бу көнне китапханәче башлангыч сыйныф укучылары белән дә очрашты. “Хәзинәләр утравында җәй” дигән җәйге китап укулар программасы белән таныштырып, программада катнашучыларга “китап укучы билетлары” тапшырды.

Казан шәһәренең коррекцион интернат-мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Гобәйдуллина Рамиләне Балаларны яклау көне белән котлады, китапханәгә язылырга чакырды.

 

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International