Бидәңге авылының китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 6 июне, сишәмбе

1 июнь – үзенчәлекле көн. Бу көнне без иң игелекле һәм якты бәйрәмне – балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

Бидәңге авылы китапханәчесе Мавлютова Гөлфия мәдәният йорты директоры Хуснутдинов Рәфис белән балалар өчен “Цветик – семицветик” дип исемләнгән уен программасы әзерләделәр.

Мавлютова Гөлфия балаларны бәйрәм белән тәбрикләде, аның килеп чыгу тарихы белән таныштырды.

“Цветик – семицветик” сихри чәчәк. Һәр таҗында биремнәр яшерелгән. Чәчәк “Баскетбол”, “Кояшкай”, “Бәхетле планета”, “Сихри тартма”, “Игътибар”, “Көйне тап” таҗларыннан тора. Балалар биремнәрне үтәп үзләренең игътибарлылыкларын, белемнәрен, җитезлекләрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

“Хәзинә” таҗындагы биремне үтәп балалар бүләкләрне таптылар.

Кичә азагында китапханәче Мавлютова Гөлфия балаларга җәй көне китапханәне онытмаска, китаплар укырга киңәш бирде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International