Балалар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Пушкин!

Бу исемдә никадәр

Күңелле, шат һәм канатлы бәхет!

А. Лиханов

Бу якты һәм кояшлы исем безне гомер буе озата бара. Әле хәреф таный башлаганчы ук без аның әкиятләрен ишетәбез, үзебез дә аның әкиятләрендәге шигырь юлларын яратып кабатлыйбыз.

Россиядә Пушкин көненә һәм Рус теле көненә багышланган «Без Пушкинда кунакта» дип исемләнгән уен программасын Балалар китапханәсе хезмәткәрләре МБОУ "Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә үткәрделәр. Бу уенда "Дуслык – Дружба" мәктәп яны лагерена йөрүчеләр катнашты.

Александр Сергеевич Пушкин  персонажы балаларны  үзенең сихри  әкият дөньясына чакырды. Анда балаларны «Патшабикә һәм җиде баһадир» әкиятеннән Патшабикә, «Поп һәм аның ялчысы Балда» әкиятеннән Поп һәм Балда, «Салтан патша турындагы әкият»тән Патша кызы – Аккош каршы алдылар. Алар балалар белән төрле кызыклы викториналар һәм конкурслар үткәрделәр, А.С. Пушкин әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Чара презентациядән слайдлар һәм А.С. Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнардан өзекләр карау белән үрелеп барды.

Балаларның зур кызыксыну белән катнашулары, дөрес җаваплары аларның А.С. Пушкинның әсәрләрен яратып укуларын тагын бер кат раслады.

Чарада барлыгы 60 кеше катнашты.

Балалар китапханәсендә, бу көнгә багышлап, «Пушкинның сихри әкият дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International