25 майдан 26 июньгә кадәр наркотикларга каршы көрәш айлыгы игълан ителгән иде. Шул уңайдан, 5 июнь көнне Алабирде авылы китапханәчесе Нигматуллина Чулпан “Наркотикларга “Юк” дип әйтик!” дигән акция уздырды. Акциянең максаты - яшьләрнең игътибарын наркомания проблемасына юнәлтү, үсмерләрне әлеге яман чирдән кисәтү, сәламәт яшәргә омтылыш тәрбияләү. Акция барышында китапханәче кыскача гына наркоманиянең гаять куркыныч чир икәнлеге турында әйтеп китте, яшьләргә мәгълүмати листовкалар таратты.