Келәш Мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

Вакыт аяусыз - Бөек Ватан сугышында  булучылар, тылда хезмәт куючылар сафы көннән – көн сирәгәя бара. Шуларның берсе – тыл хезмәтчәне Сафиябану апа Сәгыева бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Алар буыны сугыш чоры, сугыштан соңгы авырлыкларны да күргән. Япь-яшь кызлар колхоз кырларында ирләрне алмаштырганнар, ә урман кисүләрне күз яшьләрсез искә ала алмыйлар. Сугышларны кичеп кайткан Йосып абый белән алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәшенең комбайн ремонтлаганда фаҗигале төстә үлүенә дә 36 ел үтеп киткән. Сафиябану апага улының вакытсыз вафат булуын да кичерергә туры килгән. Гомер бәйрәмендә юбиляр балалары, оныклары, оныкчыкларыннан, район һәм авыл җитәкчелегеннән котлаулар кабул итте. Авыл мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Аларның ихлас котлауларына каршы Сафиябану апа изге теләкләрен җиткерде һәм күңел түрләреннән чыккан шигырь юлларын да әйтеп бирде:

Бүген минем шатлыгым зур

Туган көнем булганга,

Үземнең дә исем китә

90 яшем тулганга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International