Олы Тормы авылының Мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 23 июне, җомга

22 нче июнь көнне Олы Тормы авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды. 1941 елның 22 нче июне - Россия тарихында беркайчанда онытылмаслык авыр көн. 76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, митингта Олы Тормы авыл җирлеге вазифаларын башкаручы Салихов Н.Г. һәм авыл Мәдәният йорты директоры Шәйхетдинова М.Х. чыгыш ясады. Сугыш кырларында вафат булган якташларыбыз истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Илебезне яклап кан түккән якташларыбызның батырлыгы беркайчанда онытылмас! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International