Келәш җирлек китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 4 августы, җомга

Келәш авылында экология елына багышланган “Табигатьнең гүзәл бер мизгеле” дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Чара үткәрелгәнче Каш кизләве тирәсе төзекләндерелде, тәртипкә салынды. Театраль керештә өлкәннәр, яшьләр һәм балалар катнашты. Анда авыл табигатенә мәдхия җырланылды. Бәйрәм кунаклары авыл үзешчәннәренең җырларын тыңлап хозурландылар. Җырлар авыл шагыйрьләре һәм татар шагыйрьләренең табигатькә, туган якка багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Алып баручы Фәһим Галимов аннан соң уен мәйданына өндәде. Бәйрәмдә катнашучылар уеннар, биюләрдән соң самавыр чәе, казанда пешкән пылау белән сыйландылар. “Кырмыска” экологик отряды бәйрәмнән соң чишмә тирәсен җыештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International