Келәш Мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Келәш Мәдәният йортында өстәл теннисы буенча ярышлар уздырылды. Үзләренең яшь категорияләрендә: Ахманов Илнар, Галимов Рәмис, Камалетдинова Гүзәл, Бурганов Азат, Хайруллин Дамир җиңү яуладылар. Судья Рафаэль Камалетдинов һәм мәдәният хезмәткәрләре җиңүчеләргә кечкенә генә бүләкләр тапшырдылар һәм катнашучыларның барчасына уңышлар, сәламәтлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International