Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 139- еллыгы уңаеннан, иҗаты, аның тормышы, замандашлары белән бәйле "Тукай безнең йөрәкләрдә" дигән әдәби чара үткәрелде.
Г.Тукай дөньяда бары тик 27 ел яшәгән, 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Бу чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, тормыш юлы буенча төзелгән сорауларга җавап бирделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара “Туган тел” җыры белән тәмамланды.


