22 октябрь көнне, авыл Мәдәният йорты җирле китапханә белән берлектә “Ак торналар бәйрәме”н үткәрде. Бу бәйрәм барлык сугышларда вафат булганнарга багышлана. Әлеге чара нигезенә, Р.Гамзатов сүзләренә язылган “Торналар” җыры салынган. Ул презентация һәм слайдлар белән үрелеп барды. Урта мәктәп укучылары шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Бу бәйрәмнең махсус чакырылган кунаклары - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, Әфган, Чичнә сугышларында катнашучылар. Китапханә хезмәткәрләре “Ак торналар тавышы” китап күргәзмәсен оештырган иделәр. Бәйрәмебезнең максаты – дөньяда бернинди сугышлар да булдырмау!
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:23