Район тарихы

Район үзәге: Тәтеш


 

Территория: 1638,42 кв. км

Халык саны: 2024 елның 1 гыйнварына  19 мең 800 кеше тәшкил итә, шул исәптән шәһәрлеләр - 10 мең 200 кеше, авыл җирлегендә яшәүчеләр - 9 мең 600 кеше. 


Район башлыгы:  Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы
 

Адрес: 422370 Татарстан Республикасы, Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 39 йорт
Тел.: (84373)25333; факс: (84373)26248
E-mail: tatesh@tatar.ru

Район турында

Тәтеш районы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Куйбышев сусаклагычының уң як ярында урнашкан. Көньяктан Ульян өлкәсе, көнбатыштан Буа районы,төньяктан Апас һәм Кама-Тамагы районнары белән чикләнгән. Тәтеш шәһәреннән Ульянга кадәр 90 км, Казанга 140 км, Чебоксарга 220 км чакрым ара. Көнбатышка 35 км ераклыкта Буа тимер юл  станциясе урнашкан, ул Тәтеш шәһәрен автомобиль юлы белән тоташтыра.
Шулай ук Борындык һәм Каратун тимер юл станцияләренә дә транспорт юлы бар. Районның төньягыннан көньягына таба Казан-Ульян федераль автомобиль юлы уза.

Су транспортының йөреше Тәтеш шәһәрендә пристань булуга бәйле. Аның составына йөк ташу һәм пассажирларны кабул итү причалы керә. Шәһәрнең  пристань территориясендә нефть чыгару һәм бөртек ташу терминалы урнашкан.

Тәтеш районы территориясендә түбәндәге төрдә минерал чимал запаслары бар:

- Максимов җирлегендә 15 млн. кубометр күләмендә чыгарылган кызыл балчык керамик плитә һәм сыйфатлы кирпич чыгару өчен бик кирәкле.

- Васильево карьеры известьташка бик бай.

- Ә Сөендек карьерында фосфоритлар табу эше алып барыла. Районның төньягында нефть запаслары барлыгы билгеле. Идел елгасы ярында “Нафтуся”(Трускавец шәһәре) суына охшаш табигый минераль су чыганагы бар.

 

Район халкы

Районда татулыкта һәм бергәлектә түбәндәге милләт вәкилләре яши: руслар - 41,0%, татарлар- 30,3%, чувашлар - 18,4%, мордвалар - 8,3%, башка милләт вәкилләре - 2%.
 

Сәнәгать

Районның иң зур оешмалары булып "Тәтеш-Водоканал” ААҖ, "Тәтеш җылылык челтәре оешмасы” ААҖ, Тәтеш районы кулланучылар җәмгыяте, “Содружество” ҖЧҖ,  “Колос” Агрофирмасы ҖЧҖ, “Авангард” ҖЧҖ оешмалары тора. 

 

Мәгариф

Районда 18 мәктәпкәчә, 27 гомуми белем бирү учреждениеләре (шул исәптән 1 кадет интернат-мәктәбе, 12 урта, 4 төп гомуми белем бирү мәктәбе, 10 башлангыч мәктәп), өстәмә белем бирү үзәге эшләп килә.

Шулай ук Тәтеш районында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, “Тәтеш авыл хуҗалыгы" дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе,  "Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе бар. 

 

Мәдәният

  

Районда мәдәният йорты, мәдәни-күңел ачу үзеге, "Барс" спорт-сәламәтләндерү үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, Үзәк район китапханәсе, балалар район китапханәсе, 52 авыл мәдәният йорты, 36 авыл китапханәсе эшләп килә. Төзекләндерелгән сәүдәгәр Серебряков йортында гы Тәтеш ягы тарихы музее, Татарстан Республикасының Милли музей филиалы, Кошки-Новотимбаево авылында урнашкан И.Я. Яковлев исемендәге музей районның күрке булып тора.
 

Туристлык һәм ял итү

Районның горурлыгы булып “Долгая Поляна” тарихи-архитектура һәм табигый паркы тора. Аның составына үзенең 1 км га сузылган уникаль карагай аллеясе белән 100 ел элек төзелгән граф Молоствов йорты керә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән бу парк “Долгая Поляна" профилле комплексы дәүләт табигый тыюлыгына үзгәртелде. “Щучьи горы” дип аталган табигый парк территориясе үзенең берәү дә йөрмәгән сукмаклары, сирәк кыргый җанварлары, матур “Лабай” күле белән үзенә җәлеп итә.

Муниципаль район составындагы муниципаль берәмлекләр

Соңгы яңарту: 2024 елның 30 мае, 16:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International