24 июль - сәүдә хезмәткәре көне

Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы сәүдә өлкәсе вәкилләре, ветераннар һәм тармакның атказанган хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.

Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Без сезнең эшегез белән көн саен очрашабыз. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына һәм сабырлыгыгыз күбесенчә кешеләрнең кәефе, аларның көнкүреше һәм шартлары бәйле.

Сәүдә хезмәткәрләре көне - иң массакүләм һөнәри бәйрәмнәрнең берсе. Аны сатучылар, кассирлар, консультантлар һәм башка сәүдә хезмәткәрләре генә түгел, ә көн саен кибеткә килүче миллионлаган сатып алучылар да билгеләп үтә.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә уңышлар, иминлек телим!

 

Тәтеш муниципаль районы башлыгы                                                                              Р.Х. Сафиуллов

Соңгы яңарту: 2021 елның 22 июле, 10:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International