
Хөрмәтле Тәтеш муниципаль районы халкы!
Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын истә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата.
3 декабрь илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.
Без бу истәлекне буыннан-буынга тапшырырга һәм сакларга тиешбез. Сугыш кырларында һәлак булучылар истәлегенә Мәңгелек хәтер!
Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә баш иябез! Сезгә иминлек, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р.Х. Сафиуллов
Соңгы яңарту: 2020 елның 7 декабре, 11:37