30 декабрь көнне Кече Шәмәк авылы мәдәният йортында яңа ел бәйрәме булып узды

30 декабрь көнне Кече Шәмәк авылы мәдәният йортында яңа ел бәйрәме булып узды. Биредә яңа ел җырлары яңгыратылды, 80-еллар рухындагы, заманча һәм халык биюләре башкарылды. Кыш бабай төрле уеннар һәм бәйгеләр үткәрде, соңыннан лотерея уйнатылды. Авыл җирлеге башлыгы И.И. Матюшин авыл эшчәннәрен яңа ел белән котлады.

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 12:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International