Ана капиталы сертификаты автомат рәвештә "дәүләт хезмәтләре" ндәге шәхси кабинетка бала гражданлык хәле актларында теркәлгәннән соң 5 көн эчендә килә. Аны смартфонга яки компьютерга йөкләп алырга мөмкин.
Моның өчен:
1. "Дәүләт хезмәтләре" кушымтасына керергә һәм "Хәбәрләр"бүлеген сайларга
2. "Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификаты бирү турында хәбәрнамә җибәрү" төймәсенә басарга
3. Сертификат беркетелгән файлны йөкләп алырга яки аны электрон почтага җибәрергә.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталын 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче яки өченче бала туган гаиләләр ала ала. Шулай ук 2020 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баланың әти-әнисе яки уллыкка алучылары да аңа хокуклы.
Соңгы яңарту: 2023 елның 6 июле, 10:04