Без гаҗәеп илдә яшибез, аның иксез-чиксез киңлекләре, табигате, халкы гаҗәеп, тарихы бай. Ил тарихы гаилә тарихы, урам, авыл тарихыннан башлана. Келәш авылының җирле тарихчысы Равия апа Садретдинова авылның тарихын бөртекләп җыйнап, берничә җыентык бастырды, музей оештырды. Музей ишеген ачуга элеккеге мохитка килеп керәсең. Китапханәче Гөлчәчәк Галимова Татарстан Республикасы көне уңаеннан балаларны авылның үткәненә сәяхәткә алып барды, ул музей экспонатлары, авыл тарихы белән таныштырды. Балалар, гомумән авыл халкы, Равия апаның балаларына музейны карап, саклап торулары өчен бик рәхмәтле.