Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана, күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Безнең мәктәбебездә дә Белем бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәмгә әти-әниләр, Байраш авыл Советы җирлеге рәисе - Губеев Ә.М. һәм Тәтеш муниципаль районыннан хөрмәтле вәкил – Зиннуров М.М. һәм Шагеев Б.Ф. килгәннәр иде. Бәйрәм матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Мәктәп бусагасыннан беренче адымнарын атлаучы 1нче сыйныф укучылары аеруча игътибар үзәгендә булдылар.
Көннең икенче өлешендә укучылар "Тынычлык дәресе" нә керделәр. Дәресләр бик эчтәлекле үтте.



