Катнаш никахлар һәрвакыт булган дип әйтүчеләр белән бәхәсләшү авыр, чөнки ул бик ерак заманнарга барып тоташа. Хәзерге көндә дә чиста милләтне аерып әйтеп булмый.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгысы елда 75 никах рәсми рәвештә теркәлгән, шуларның 23 катнаш никахлар.
2017 елда ГХАТ бүлеге үткәрелгән статистик мәгълүматларга караганда катнаш никахлар арасында аерылышучылар саны азрак.