Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән “Библиоша” курчак театры әгъзалары “Башаккай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булдылар. Балалар күп тамашачылар яратып караган “Вовка в тридевятом царстве” дип аталган тамашаны карадылар. Тылсым ярдәмендә барлык хыяллары тормышка ашуын өмет итеп әкият дөньясына килеп эләккән ялкау малай Вованың маҗараларын кызыксынып күзәттеләр. Спектакль тәмамлангач нәни тамашачылар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тамашадан алган хисләре белән уртаклаштылар, бирелгән сорауларга җавап бирделәр, ә яшь артистлар көчле алкышларга лаек булдылар.