Балалар китапханәсе П.С.Ханжин исемендәге Тәтеш урта мәктәбе №1нең 4 “Б” сыйныфы укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Сумбаева В.И.) “Ниөченшулай иле” дип исемләнгән дәрес-викторина үткәрде.
Балалар, “Салават күпере” һәм “Барс” исемле командаларга бүленеп, көч сынаштылар. “Әкиятне таны”, “Жанрны билгелә”, “Сорау-җавап” кебек конкурсларда катнаштылар. Бәйгедә бары бер балл аерма белән “Салават күпере” командасы җиңеп чыкты.