Бүген “МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН” акциясе кысалаларында “Башаккай” балалар бакчасында Л.Н.Толстой көненә багышланган чаралар үткәрелде.
Ә зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көн дәвамында язучының тормышы, иҗаты белән таныштылар. Алар язучының бала чакта уйнаган уеннарын уйнадылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Ә “Песи” хикәясе героен әвәләп ясадылар. Әти – әниләргә, балаларга китап күргәзмәсе, ясалган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Язучының иҗаты белән тирәннән таныштыру өчен балалар китапхәнәсе хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.