26 апрель — халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Алабирде авылы мәдәният хезмәткәрләре Шагиәхмәтова Алсу белән Нигматуллина Чулпан “Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән шигъри марофон үткәрделәр. Чарага «Тукай — шигъри чишмәбез” дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Узып баручылар бик теләп Габдулла Тукайның шигырьләрен тыңладылар һәм үзләре дә шигырьләрдән өзекләр укыдылар.
.jpg)
.jpg)