1 май көнне һәр елны үткәрелә торган йола буенча Түбән Тархан авылы һәм кунакка кайткан ир-атлар зират чистарту, төзекләндерү эшләре алып бардылар. Ә татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы "Ак калфак" лылар эшләүче ирләргә төшке аш әзерләделәр. Ашны әзерләүдә авыл мәчете матди ярдәм күрсәтте.