Социаль хезмәт участогы хәбәр итэ

2018 елның 31 мае, пәнҗешәмбе

1988 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 31 майда Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итте. 2018 елның 30 май көнне  №3 социаль участогында, социаль эш буенча белгеч Н.А. Мулюкина белән « Никотинга каршы Витамин » дип аталган акция үткәрелде. Акциянең максаты булып тәмәке тартучыларның аңына  никотинга каршы тискәре караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару булды.
       Акция барышында, тәмәке төтененең кеше организымына зарар йогынты ясавы, шулай ук янәшәдеге кешегә дә зыян китерелүе хәбәр ителде. Халык арасында үткәрелгән сораштыру барышында тәмәке тартучыларның күбесе тәмәке тартуның организмга зур булмаган зыян,  яисә бөтенләй  зара китерми дип  ялгыш уйлаулары ачыкланды. Дөрес фикер ясаучы һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы, шулай ук тәмәкедән баш тартучы  гражданнарга җиләк-җимеш һәм «Тәмәке тарту. Дөрес һәм ялган» дип аталган листовкалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International