Тәтеш интернат-йортында картлар hәм инвалидлар өчен “Гаилә – һәрвакыт синең белән бергә!” дигән кичә үткәрелде. Аның максаты – коллективта уңай мөнәсәбәтләр, гаиләгә хөрмәт хисләре тәрбиләү иде. Очрашу рус тарихындагы борынгы вакыйларны искә төшерүдән башланды (Петр һәм Февронийлар легендасы). Алар психолог-тәрбияче Наталья Самаркина җитәкчелгендә төрле конкурсларда катнаштылар, гаилә рәсемнәрен, курчаклар ясадылар. Әлеге кичә, гаиләдәге кебек, тәмле пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Соңыннан һинд киносын яратучыларга катлаулы гаилә тормышына багышланган “Тормыш кыйммәтләре” дигән фильм күрсәтелде.