26 октябрьдә “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрге чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы буенча төзелгән Жуково-Кызыл Тархан автомобиль юлын ачу тантанасы булды. Чарада Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин катнашты. Авылга яхшы юл - ул аның халкының сәламәтлеге дә, яшәү һәм хәрәкәт итү өчен уңайлылыгы да. Әлеге объектны төзү белән Татарстан Республикасында юл тармагының иң эре предприятиеләренең берсе “Татавтодор” ААҖ шөгыльләнде һәм шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләр кыска вакыт эчендә, әмма югары сыйфатта башкарылган.
.jpg)
Чара барышында бүләкләү тантанасы булды:
“Татавтодор” ААҖ Апас филиалының Тәтеш участогы начальнигы Әхтәмов Иршат Мәсхүт улы җирле үзидарә органнары үсешенә керткән өлеше өчен “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
.jpg)
Юлларны сыйфатлы реконструкцияләү өчен Тәтеш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- “Татавтодор” ААҖ Апас филиалының Тәтеш участогы юл эшчесе Сергей Владимирович Иванец;
.jpg)
- “Татавтодор” ААҖ Апас филиалының Тәтеш участогы автогрейдер машинисты Владимир Петрович Маврин.
Реконструкциядән соң автомобиль юлын ачу хокукы Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиулловка, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллинга һәм Кызыл Тархан авылының өлкән яшьтәге кешесе Назыйф Шәяхмәт улы Якуповка бирелде.
.jpg)