1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителә. Бу көн республикада иң мөһиме. “Подвиг” МБУ тәрбияләнүчеләре һәм “Бердәм Россия Яшь гвардия”сенең Тәтеш җирле бүлеге активистлары “Мин Татарстан гражданины” дигән викторина үткәрделәр. Анда катнашучылар Татарстан Республикасы турында сорауларга җаваплар әйттеләр. Барлык катнашучылар да истәлекле буләкләр алдылар.