Спортның хәрби-гамәли төрләре буенча егетләр арасында республика Спартакиадасының зона этабы

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 7 ноябрендә Иске Чүпрәле авылының "Алтын" спорт залында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча 2018 елда хәрби хезмәткә алынучы егетләр арасында республика Спартакиадасының зона этабы узды. Ярышларда Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Апас, Буа һәм Тәтеш районнары командалары катнашты. Ярышлар 10 дисциплинада утте. Нәтиҗәләр гомумкоманда һәм шәхси зачет буенча чыгарылды.

Районара спартакиаданың барлык дисциплина  нәтиҗәләре буенча безнең команда II призлы урынны алды, әлеге җиңү аларга финалда чыгыш ясау хокукын бирде.

Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга Тәтеш районын ноябрьнең икенче яртысында булачак республика Спартакиадасында лаеклы рәвештә тәкъдим итүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International