Татарстан Республикасының мордва милли-мәдәни автономиясе вәкиллегенең хисап-сайлау конференциясе

2018 елның 7 декабре, җомга

6 декабрь көнне Килдеш авылында Татарстан Республикасының мордвалары милли-мәдәни автономиясе вәкиллегенең Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш районында отчет-сайлау конференциясе булып узды.

Татарстан Республикасының Тәтеш һәм Тәтеш районындагы мордва милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге Советы Рәисе С.Ф. Сумбаев, конференциядә катнашучылар алдында вәкиллекнең узган чордагы эше турында хисап тотты. Моннан тыш, ул мордва халкы тормышында килеп туган проблемаларга, мордва «мокша, эрзэ» телләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру буенча эшне активлаштыру кирәклегенә аерым игътибар бирде.

Конференция эшендә район Советы Рәисе урынбасары Курков Е.Г., Халыклар дуслыгы йорты директоры  Дубровский А. В., татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ибраһимова А. З., рус милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Евсеев О.Н. катнаштылар.

Татарстан Республикасы мордвалар милли-мәдәни автономиясе вәкиллеге советы, Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районында Мордваларның НКА вәкиллеге Советының яңа составы итеп 11 кеше билгеләнде. Вәкиллекнең Совет Рәисе итеп  Ирина Иван кызы Николаева сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International