13 декабрь көнне Урюм авылыннан "Умарина" мордва халык фольклор ансамбле "Рус җыры – 2018" дип исемләнгән халык җырларын башкаручыларның республика бәйгесендә катнаштылар. Әлеге бәйгедә 930дан артык башкаручы чыгыш ясады. "Умарина" ансамбле I дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды.