14 декабрьдә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе һәм "Казанның рус милли-мәдәни берләшмәсе" җирле оешма Советының утырышы булды. Анда оешманың эше һәм 2019 елга планнары турында сүз алып барылды.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасында рус мәдәниятен үстерүдәге республика бәйгеләре һәм программаларында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

