15-17 февральдә Казанда йөзү буенча “Mad Wave Classic” Бөтенроссия ярышлары узды. Россиянең 32 төбәгеннән 700дән артык спортчы, шулай ук Казахстаннан һәм Кипрдан спортчылар әлеге ярышларда көч сынашты.
Грошева Дарья ирекле стиль белән 100 метрга йөзүдә бронза медаль яулады.
Привалов Константин яшь булуына карамастан, өлкән яшьтәге төркемдә чыгыш ясады, анда барлык дистанцияләрдә дә югары нәтиҗә күрсәтте һәм алтын медальгә ия булды.